Татарстанда 2023-2025 елларга кирәкле һөнәрләр һәм урта һөнәри белем белгечлекләре исемлеге расланган. Тиешле боерыкнамәне Татарстан Республикасы премьер-министры А.В. Песошин имзалады. Боерыкнамә белән хокукый мәгълүмат порталында танышырга мөмкин.
Исемлектә 130 һөнәр һәм белгечлек бар. Алар арасында архитектура, төзелеш, нефть һәм газ скважиналарын бораулау, өстәмә технологияләр, эретеп ябыштыру, автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү, мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме, дизайн, фотография, туризм һәм кунакчыллык һ.б. юнәлешләр бар.
Исемлек урта һөнәри белемле кадрлар әзерләү механизмын камилләштерү, шулай ук Татарстанда сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандартын кертү максатында расланган.