«Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре янгын часте вәкиле һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гражданнар белән очрашалар. Жуково һәм Урюм авылларында булдылар.
Чараларның төп максаты булып торакның кышкы чорга әзерлеген тикшерү, торак-көнкүреш шартларын тикшерү тора. Һәр граждан белән янгын куркынычсызлыгы, шулай ук газ һәм электр җиһазларын куллану буенча инструктаж үткәрелде. Хуҗалыкларда автоном янгын сүндерүчеләр урнаштырылды.