2 ноябрьдә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрелде. Җыелыш барышында тиз карар кабул итүне таләп итә торган гадәттән тыш хәл булган очракта персонал һәм администрация гамәлләре турында сөйләштеләр.
Катнашучыларга гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда иң мөһиме – кичектергесез карарлар кабул итү һәм куркуга төшмәү, дип искәрттеләр.