Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Алабуга шәһәрендә булды. Сәфәр кысаларында ул гражданнарны кабул итте һәм Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетында киңәшмә үткәрде. «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү турында фикер алыштылар.