Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тренировка үткәрделәр

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

3 ноябрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча планнан тыш өйрәнүләр булып узды. Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча идарәсе һәм ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде.

Тренировка террорчылык акты янаганда җитәкче составның һәм персоналның үз-үзен тотышы күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән иде. Белгечләр гадәттән тыш хәл вакытында гамәлләр алгоритмын кабатладылар. Чарадан соң хаталарга анализ ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International