Лаеш тернәкләндерү үзәге балалары белән юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар

2022 елның 2 декабре, җомга

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл грамоталылыгы сәгате узды. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина кышкы чорда урамда һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук ул Дәүләт автоинспекциясе белгечләренең эше белән таныштырды һәм балаларның сорауларына җавап бирде.

Чара ахырында һәр катнашучы юл куркынычсызлыгы буенча өстәл уеннары һәм яктылык чагылдыручы наклейкалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International