6 декабрьдә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мөмкинлекләре чикле затлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Чара Копылов ур., 2а йорт адресы буенча узачак. Үткәрү вакыты – 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.
Килүчеләргә компьютер базасында булган 16 меңнән артык вакансия турында мәгълүмат биреләчәк. Вакантлы эш урыннары ярминкәсе эшендә Казанның 28 эш бирүчесе вәкилләре катнашачак. Мәшгульлек хезмәте белгечләре эш белән тәэмин итү, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре турындагы законнар, һөнәри белем бирү, социаль яклау һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр. Тематик басмалар эш турында мәгълүмат белән бушлай гәҗитләр таратачак.