Казанда «Ата-ана рәхмәте» премиясе лауреатларын бүләкләделәр

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин «Ата-ана рәхмәте» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасында булды. Чараны оештыручы – «Үз мәнфәгатьләренең вәкиллегенә мохтаҗ булган 18 яшьтән өлкәнрәк балаларның һәм инвалидларның ата-аналарының бөтенроссия оешмасы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының (ВОРДИ) Татарстан Республикасы буенча региональ бүлекчәсе.

Быел премиягә Татарстаннан 75 гариза бирелгән. Бүгенге чарада якынча 200 кеше катнашты. 20 җиңүче ВОРДИ премиясе лауреатлары булды, алар арасында Министрлык карамагындагы учреждениеләр дә бар:

- «Иң яхшы медицина һәм тернәкләндерү ярдәме өчен» номинациясе: Кәүсүрия Кузмичева, Казан шәһәрендәге «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге;

- «Үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм өчен» номинациясе: Рүзәлия Шакирова, Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;

- «Үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм өчен» номинациясе: Светлана Янова, Минзәлә районындагы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге;

- «Спорт инклюзиясен, адаптив физкультураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» номинациясе: Светлана Башкирова, Бөгелмә районындагы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге;

- «Иң яхшы медицина һәм тернәкләндерү ярдәме өчен» номинациясе: Резеда Михеева, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге;

- «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балалар һәм өлкәннәр мәнфәгатьләренә тугрылыклы булган өчен» номинациясе: Исламия Ханнанова, Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International