Ноябрь аенда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре янгын-коткару часте хезмәткәрләре һәм газ хезмәте белән берлектә йорт хуҗалыкларын газ җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә тикшерделәр.
Чара кысаларында инструктажлар үткәрделәр, газ приборларын карадылар, буклетлар һәм белешмәлекләр тараттылар, башкарылган эшләр актлары төзеделәр. Шулай ук мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган затлар гаиләләреннән булган социаль хезмәт алучылар йортларында рейдлар барышында янгын хәбәрчеләре урнаштыру буенча техник эш алып барылды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәр гаиләгә бу җиһазлар турында җентекләп сөйләделәр, аларның эш принцибын аңлаттылар һәм күрсәттеләр.
Мондый ведомствоара эш алга таба да дәвам итәчәк.