Минзәлә районында яшәүче Венера Мәхмүтова ике бала анасы. Ул сатучы булып эшләгән, шулай ук бу вакытта массажлыкка укыган укыды. Яңа эшчәнлек аның яраткан хоббиына әйләнә. Ул чакта Венера Мәхмүтова гади диван сатып ала һәм массажны үзенең танышларына ясый башлый.
Клиентлар базасы барлыкка килгәч, хатын-кыз үз эшен ачу турында уйлана. 2022 елның мартында Венера Мәхмүтова Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә финанс ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре аңа социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме күрсәтү программасы турында сөйлиләр. Кирәкле документлар пакетын җыеп, Венера Мәхмүтова социаль контракт төзи. Алынган акчаларга ул кирәкле җиһазлар сатып алган. Буген аның клиентлары бар, кереме дә арткан.
«Социаль контракт миңа хыялымны тормышка ашырырга булышты», – ди Венера Мәхмүтова.