Теләчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Фәния Гайнетдинова, Ләйсән Хөсәенова, яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә, Теләче авылының үзәк урамында акция үткәрделәр.

Әлеге чара – юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу, тирә-юньдәгеләрнең игътибарын юл-транспорт һәлакәтләре проблемасына юнәлтү мөмкинлеге.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары балаларга «Куркынычсызлык әлифбасы» буклетлары тараттылар, шулай ук юл йөрү өлешендә куркынычсыз тотыш, киемдә яктылыкны чагылдыручы элементлар булу мөһимлеген искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International