Инвалидлар декадасы алдыннан, 20 ноябрьдә, Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Могҗиза» мөмкинлекләре чикле балалар өчен театр студиясе артистлары һәм Казан шәһәренең «Во благо вместе» инициатив төркеме булып китте.
Кунаклар тамашачыларга студиянең иҗади эшчәнлеге турында сөйләделәр. Аннары балалар Галиәскәр Камалның «Беренче театр» спектаклен күрсәттеләр, Муса Җәлил, Николай Соловьев шигырьләрен укыдылар, Салават Фәтхетдинов җырларын башкардылар. Ахырда балалар бергә «Дуслык» җырын башкардылар.
Фондның инициатив төркем вәкилләре интернат-йортта яшәүчеләргә татлы күчтәнәчләр тапшырды.
Искәртеп узабыз, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршындагы «Могҗиза» студиясендә Зөфәр Харисов, Гөлназ Науметова һәм яшь артист Салават Хәбибуллин җитәкчелегендә Даун синдромлы балалар, балалар церебраль параличы диагнозы булган балалар театр сәнгате серләрен үзләштерәләр.