«Кояшкай» үзәгендә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең урамнарда» дигән темага балалар белән очрашу узды. Чара Яр Чаллы шәһәрендә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге белән берлектә уздырылды.

Шәһәр урамнарында куркынычсыз тәртип күнекмәләрен үстерү максатыннан бүлекнең әйдәп баручы белгече Ләйсән Закирова юлларда тәртип тәэмин итүче кешеләр турында сөйләде. Шулай ук балалар юл билгеләре турындагы табышмаклар чиштеләр.

Ахырда һәр балага яктылыкны чагылдыручы элементлар – фликерлар таратылды. Балалар һәм ата-аналар вакытны файдалы итеп үткәрделәр, юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International