ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.
Казан шәһәре «БСЛ ИНЖИНИРИНГ» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча 91,8 мең сум бурычны 4 кешегә кайтарды.
Шулай ук Казан шәһәренең башка ике оешмасында бурычлар өлешчә капланган.
«СМТ-Интех» ҖЧҖ 2 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 421,1 мең сум булган бурычын каплады.
«Статус-Групп 21» ҖЧҖ бер хезмәткәр алдында гомуми суммасы 51,1 мең сум булган бурычны каплаган.