Түбән Кама районында «ПоМожем» хәйрия проектын башлап җибәрәләр

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге «Гаилә» гаиләгә, аналыкка һәм балаларга мәдәни үсеш һәм социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә «ПоМожем» проекты белән 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү бәйгесендә җиңүче булдылар.

Проект кысаларында «Веста» үзәге хезмәткәрләре көче белән шәһәр халкы арасында халыкның якланмаган катламнары өчен кулланышта булган, әмма яхшы хәлдәге әйберләр җыю контейнерларына кием-салым һәм аяк киемнәре бирү мөмкинлеге турында реклама эшчәнлеге уздырылачак. Ә авыр тормыш хәленә эләккән кешеләр кирәкле әйберләрне социаль складтан бушлай алу мөмкинлеге турында беләчәкләр. Сакланган шәхси акчаларны мохтаҗлар тормыш шартларын яхшырту өчен яки башка максатларда куллана алачаклар.

Түбән Кама шәһәренең сәүдә үзәкләрендә кием һәм аяк киемнәре җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырылачак. Атнага ике тапкыр аларны «Гаилә» үзәге белгечләре социаль складка күчерәчәк. Монда әйберләр волонтерлар тарафыннан барланачак, эшкәртеләчәк һәм мохтаҗларга биреләчәк. Авыр тормыш хәлендә калган «Веста» үзәге карамагындагылар да бу хезмәттән файдалана алачаклар.

Шулай итеп, проектның төп максатына ирешеләчәк – авыр тормыш хәленә эләккән мохтаҗ гражданнарга даими рәвештә хәйрия ярдәме күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International