«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән террорчылыкны кисәтү буенча чара уздырдылар

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән тренинг-уен үткәрде.

Балалар игелек, мәхәббәт һәм шәфкать турында «Тату гаилә» дигән Кытай гыйбрәтле хикәясен тыңладылар, «толерантлык» дигән сүзнең нәрсә аңлатканын белделәр, әлеге төшенчәнең хәзерге кеше тормышында мөһимлеге турында үз фикерләрен әйттеләр. Шулай ук алар теге яки бу проблеманы тыныч юл белән хәл итәргә кирәк булган хәлләрне дә чиштеләр.

Чара балаларның игътибарын кешеләр арасында үзара аңлашу проблемасына җәлеп итте, төрле милләт кешеләренең күптөрлелеген, аларның фикерләрен, гореф-гадәтләрен кабул итәргә өйрәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International