Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә шартлы рәвештә шартлаткыч җайланма табылу сәбәпле, социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр эвакуацияләнде. Чараның максаты – гадәттән тыш хәл куркынычы янаганда бинадан тиз эвакуацияләү буенча социаль хезмәтләр алучыларның һәм хезмәткәрләрнең күнекмәләрен камилләштерү, террорчылык акты янаганда җитәкче составның һәм персоналның үз-үзен тотышы күнекмәләрен әзерләү.
Тренировкаларны үткәрү өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге һәм Әлки һәм Спас муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге хезмәткәрләре җәлеп ителде.
Оешманың террорчылыкка каршы саклануы өчен җаваплы Альберт Ильясов билгеләп үткәнчә, максатларга һәм бурычларга ирешелде.