Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе тикшеренү медицина университеты «Наш солнечный мир» балачак инвалидларын тернәкләндерү үзәге» АКБО белән берлектә менталь сәламәтлек буенча белгечләр өчен белем бирү мәйданчыгы кысаларында вебинарлар сериясен уздыра. Чаралар бушлай һәм тренинг форматында үткәрелә.
Вебинарлар барышында аутистик спектры бозылган кешеләрнең үзенчәлекләре белән бәйле темалар һәм сораулар каралачак. 24 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә белгечләр өчен вебинар булачак. Чараның темасы – «Аутистик спектры бозылган кешеләренең ихтыяҗларын исәпкә алып, архитектура киңлеген оештыру, универсаль дизайн».
Катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк: https://us06web.zoom.us/meeting/register/tZYrce-pqTwrE9YVqtI9s2WbHpHRtYxxOyNF.