Татарстанлылар 2023 елга Министрлыкның максатларын һәм бурычларын билгеләүдә катнаша ала

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен тикшерү проектында катнаша.

Исегезгә төшерәбез, 21 октябрьдә Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында экспертлар тарафыннан 2023 елга өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр формалаштырылды.

Тәкъдим ителгән 15 максат – халыкны эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру, аеруча мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү, өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын үстерү, инвалидларны реабилитацияләү һәм башка өстенлекле мәсьәләләр ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылды. Халык арасында сораштыру 2022 елның 7 ноябреннән 6 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Сайлау өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык арасында сораштыру» сервисына күчү һәм тавыш бирү җитә (https://open.tatarstan.ru/polls/). Татарстанлылар министрлык экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итә алалар.

Хәзерге вакытта тавышлар саны буенча түбәндәге максатлар әйдәп бара:

• Авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләне саклап калу;

• Эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнарның кимендә 65% эшкә урнаштыру;

• Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны (32 мең кешедән ким түгел) профилактик тикшерүләргә һәм диспансерлаштыруга медицина оешмаларына халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең автотранспортында китерүне тәэмин итү.

Күпчелек тавыш җыйган максатлар Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышына чыгарылачак, ул 2023 елга 5-7 эш өстенлекле бурыч раслаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International