Татарстан гаиләләре «Демография» илкүләм проекты кысаларында беренче балаларга түләүләр ала

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Проект ярдәмендә гаиләдә беренче бала туганда яки гаилә беренче баланы уллыкка алса, ай саен 11 476 сум күләмендә түләү бирелә. Татарстан Республикасында бу сумма 2022 елга балаларга яшәү минимумы күләменә тиң.

Финанс ярдәменнән Чистай районыннан Якимовлар гаиләсе файдаланды. Елена һәм Николайның 2021 елда Егор исемле улы туа. Ир белән хатын бала тууына бик шат иде. Шул ук вакытта финанс мәсьәләләрне хәл итергә кирәк иде: гаиләдә бала туу белән яңа чыгымнар барлыкка килде.

«Без ай саен пособие алабыз. Түләү гаилә бюджетына бик ярдәм итә. Акчаны памперслар, гигиена чаралары, ашамлыклар, кием сатып алуга тотабыз», – диде Елена Якимова.

Гаризаны Республика матди ярдәм үзәге филиалларында, КФҮ бүлекчәләрендә кабул итәләр, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә мөмкин.

Быел «Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 32 меңнән артык бала әлеге түләүне ала. Моның өчен республика бюджетыннан 1,4 млрд сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International