Толерантлык – тынычлыкка юл

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Опека» комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән темага тематик сәгать уздырды. Чарада социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар катнашты.

Балалар белән дустанә мөнәсәбәтләр, үсеп килүче буынның яхшылык һәм яманлык турында күзаллаулары турында сөйләштеләр. Чара ахырында «Толерантлык – тынычлыкка һәм татулыкка юл» тематик буклетлары таратылды, толерантлыкны формалаштыру өчен киңәшләр бирелде.

Дәрестә 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International