Әлмәттә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узды

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

1959 елның 20 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясе иң мөһим документларның берсен – Бала хокуклары декларациясен кабул итә. Шул ук көнне, ләкин 1989 елда, Бала хокуклары конвенциясе кабул ителә. Шуңа күрә 20 ноябрь Бөтендөнья балалар көне булып санала. Безнең илдә бу датаны Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне буларак билгеләп үтәләр.

18 ноябрьдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләне һәм балачакны яклау, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге законнар мәсьәләләре буенча хокукый консультация үткәрелде. Чарада адвокат үзәге, нотариаль контора, опека һәм попечительлек идарәсе, пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, җинаять инспекциясе, мәгариф идарәсе вәкилләре, суд приставлары, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әлмәт районындагы җәмәгать ярдәмчесе һ. б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International