Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балаларга «Өч кыз» дигән курчак спектакле күрсәтелде. Чара танып белү активлыгын үстерүгә, балаларда һәм яшүсмерләрдә әхлакый сыйфатлар формалаштыруга, татар халкының гореф-гадәтләренә кызыксыну тәрбияләүгә, сүз байлыгын арттыруга һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Спектакль Әниләр көненә багышланды. Балалар игелек, тугрылык турында спектакльне бик теләп карадылар, әниләренә ничек ярдәм итүләре, үз мәхәббәтләрен ничек белдерүләре һәм иң кадерле кешенең тормышын бәхетлерәк итүләре турында сөйләделәр.