Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стационар төркемдәге балалар белән кәгазь, катыргы һәм төймәдән аппликация ясау буенча дәрес үткәрделәр. Кул эшендә төймәләр куллану сенсор моторикасы осталыгын үстерүгә, хәрәкәтләрне координацияләүгә ярдәм итә.
Стационар төркем тәрбиячеләре Ольга Рыжова, Оксана Чатарова, Нина Галкина балаларны сәнгать хезмәтендә һәр бала өчен гадәти булган әйберләр кулланырга өйрәтәләр. Бу балаларның иҗади сәләтләрен үстерә, кул хезмәтенә кызыксыну уята.
Дәресләргә шулай ук тәрбияләнүчеләрнең әниләре һәм әбиләре дә кушылды. Балалар белән берлектә алар оригиналь иҗади әйберләр ясарга өйрәнделәр.