Казан шәһәренең Совет районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең филиалы вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

16 ноябрьдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Килүчеләргә түбәндәге хезмәтләр тәкъдим ителәчәк:

  • район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында мәгълүмат алу;
  • эшкә урнашуда булышлык;
  • хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, эшсез гражданнарны һөнәри укыту һәм яңадан укыту, яшьләрне эшкә урнаштыру программалары буенча консультацияләр;
  • кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашу.

Уздыру адресы: Казан шәһәре, Журналистлар ур., 13а.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International