Теләче районында яшәүче Кәримов Руслан шәхси ярдәмче хуҗалык төзүгә социаль контракт төзегән һәм дәүләт ярдәме белән сарыклар үрчетә башлаган.
Кәримов Руслан пластиктан әйберләр җитештерүдә эшли, хатыны –Максабаш мәктәбендә пешекче. Бергәләп Кәримовлар ике бала үстерәләр.
2022 елның апрелендә Руслан шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен социаль контракт төзеде. Нәтиҗәдә, Русланга финанс ярдәме бүлеп бирделәр. Хәзер ул сарыклар үрчетә.
«Иттән тыш, без сарык тиресен һәм йон сатуны оештырабыз. Сарыклар белән һәрвакыт кызыксыналар. Гаилә керемнәре артты. Ай саен алынган керемне «Минем салым» кушымтасына кертәм һәм социаль яклау бүлегенә белешмә бирәм», – дип аңлатты ул.
Исегезгә төшерәбез, социаль контракт – ул авыр тормыш хәлен җиңүгә юнәлдерелгән граждан белән социаль яклау органы арасындагы килешү. Быел социаль контракт нигезендә ярдәмнән 14 меңнән артык татарстанлы файдаланган.