«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә иҗади дәрес уздырдылар

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

14 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Гипс фигуралары ясау һәм буяу» дигән чара уздырылды.

Дәрестә катнашучылар декоратив-гамәли иҗатның төрле төрләре белән таныштылар, яңа белемнәр һәм күнекмәләр алдылар. Аларга гипс фигураларын бизәү тәртибе турында сөйләделәр. Социаль хезмәт алучылар билгеләп үткәнчә, бу юнәлеш алар өчен яңа һәм бик кызыклы, ә матур һәм файдалы эшләнмә ясау процессы зур ләззәт һәм шатлык китерә.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International