Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә кораллы кеше үтеп кергән очракта персоналның гамәлләрен кабатлау буенча өйрәнүләр уздырылды. Чарага әзерлек РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә, башка күзәтчелек органнарын җәлеп итеп башкарылды.
Учреждение хезмәткәрләре белән моңа кадәр гадәттән тыш хәл килеп чыккан, кораллы кеше, шикле кешеләр үтеп кергән очракта гамәлләр алгоритмы буенча инструктаж үткәрелде.
Сценарий буенча, коралга охшаган предметлы шикле кешенең үзәккә үтеп керүе каралды. Гражданнарны беренчел кабул итү бүлеге хезмәткәрләре инструкция буенча эш иттеләр. Алар ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру кнопкасы ярдәмендә сигнал бирделәр, учреждение җитәкчелегенә һәм «112» хезмәтенә хәбәр иттеләр. Әлеге хәл турында оешмада булган барлык хезмәткәрләргә дә хәбәр ителде. Ашыгыч сигнал буенча учреждениегә тиз арада барлык күзәтчелек органнары килде.
Гражданнарның тормышын саклау бурычлары үтәлде, максатларга ирешелде. Чара план буенча үтте.
Укуларда оешма хезмәткәрләре, социаль хезмәт алучылар, күзәтчелек органнары хезмәткәрләре катнашты.