Эльмира Зарипова Югары Ослан интернат-йортында булып кайтты

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Ведомство башлыгы социаль хезмәт алучылар белән аралашты. Социаль-медицина һәм социаль-көнкүреш хезмәтләренең сыйфатын бәяләүгә аерым игътибар бирелде.

Социаль хезмәт алучылар бүлмәләрен караганнан соң, министр өлкәннәр һәм инвалидлар яши торган шартларның уңайлы булуын билгеләп үтте. Интернат-йортта өй атмосферасы хөкем сөрә, учреждениедә бөтен кирәкле җиһазлар һәм заманча көнкүреш техникасы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International