Татарстан гаиләләре «Демография» илкүләм проекты кысаларында беренче балаларына түләүләр ала

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Татарстан гаиләләре беренче балалары туу сәбәпле ай саен финанс ярдәм алалар. Бу «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды, аның «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» региональ проекты кысаларында Татарстан гаиләләре беренче балалары өчен түләүләргә дәгъва итә алалар.

Күптән түгел Актаныш районыннан Максутова Юлия әни булды. Юлиянең ире эшли. Гаиләдә беренче бала тугач, Максутовлар түләү алу өчен гариза язган. Белгечләр яшь гаиләгә финанс ярдәмен алу тәртибен һәм срокларын аңлаттылар. Гаризаны Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсендә, КФҮләрдә теркәлү урынында яки дәүләт хезмәтләре сайтында бирергә мөмкин. Түләү бала өч яшькә җиткәнче бирелә.

«Дәүләт ярдәме безгә бала өчен кирәкле әйберләр сатып алырга мөмкинлек бирә. Бу гаилә чыгымнарын каплый торган зур ярдәм», – диде Юлия Максутова.

Искәртеп узабыз, Татарстанда беренче балага айлык түләү күләме 11 476 сум тәшкил итә. Бу 2022 елга республикада балалар өчен яшәү минимумының зурлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International