Биектау районыннан хәйрияче мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр өчен фотосессия оештырган

2022 елның 11 ноябре, җомга

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре инвалидлар декадасы алдыннан «үзенчәлекле» балалары булган гаиләләр өчен хәйрия фотосессиясе оештырдылар.

Фотосессия хәйрияче һәм волонтер Хәмәдшина Екатеринаның студиясендә узды.

Фотограф кыз студияне Яңа ел тематикасында бизәде һәм бәйрәм атмосферасы тудырды. Студия кунакларына үзләрен модельләр итеп сынап карау кызык булды, шулай да фотосессия күңелле үтте. Ата-аналар һәм балалар фотографның осталыгын югары бәяләделәр.

Фотосурәтләр гадәти булмаган маҗаралар турында хәтер буларак гаиләләргә истәлеккә калачак. «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы Хәмәдшина Екатеринага битараф булмаганы өчен рәхмәт белдерә һәм алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International