Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең куркынычсызлык кагыйдәләре. Шәхси куркынычсызлык» дигән танып белү викторинасы узды. Чараның максаты – балаларның тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган хәлләр турындагы белемнәрен ныгыту.
«Өйдә ялгыз калсаң» видеосюжетын караганнан соң балаларга «Куркыныч чыганаклары» дигән проблемалы-эзләнү уены тәкъдим ителде. Катнашучылар шулай ук тест биремнәрен үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр.
Балалар бик күп мәгълүмат алдылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.