Шушы көннәрдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кешеләрне учреждение бинасыннан эвакуацияләү буенча планлы тренировка үткәрделәр. Чараның максаты – социаль хезмәткәрләрдә һәм социаль хезмәт алучыларда террорчылык куркынычы туганда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен, дөрес карарларны тиз кабул итү сәләтен булдыру.
Чара барышында шартлаткыч җайланмага охшаган шикле предмет табылган очракта учреждение җитәкчелегенең Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән дөрес хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Социаль хезмәтләр алучыларны һәм хезмәткәрләрне бинадан эвакуацияләү вакытында эш тәртибен тикшерделәр. Шулай ук автоматик сигнализация системаларының төзеклеген тикшерделәр.
Профилактик чарада 45 кеше катнашты.