«Юлдаш» интернат-йортында өйрәнүләр оештырылды

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

9 ноябрьдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында террорчылык куркынычы һәм кораллы һөҗүм вакытында гамәлләрне эшкәртү буенча планнан тыш өйрәнүләр узды.

Укуларда оешманың персоналы, социаль хезмәт алучылар, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Чара барышында террорчылык җинаятьләрен кылганда (кылыну куркынычы янаганда) персоналның, сак оешмасы хезмәткәрләренең һәм интернат-йортта яшәүче кешеләрнең гамәлләре алгоритмы, учреждениенең хокук саклау органнары белән мәгълүмати хезмәттәшлек алгоритмы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International