Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Бүгенге саннарга караганда, 12 нче июльдән 19ына чаклы 4 авыр һәм 1 төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлгән.
Авыр җәрәхәткә китергән беренче бәхетсезлек очрагы 15 нче июльдә булган. Тукай районында урнашкан «А и Н» ҖЧҖендә 40 яшьлек түбә ябучы абынып егыла һәм авыр җәрәхәт ала.
Икенче очрак Яр Чаллы шәһәрендә “ПСК” оешмасында булган. Биредә 28 яшьлек токарь аңын югалтып, бетон идәнгә килеп төшә. Аның баш мие яралана.
Яшел Үзәндә исә «Связь петролиум» ҖЧҖендә резервуар территориясендә чыккан янгында 45 яшьлек слесарь пешү нәтиҗәсендә җәрәхәтләр ала.
Соңгы авыр бәхетсезлек очрагы Әлки районының Сахаров гомуми белем бирү мәктәбендә булган. Спортзал санблогын сүткәндә корылма утыру сәбәпле җыр дәресе укытучысы җәрәхәт алган.
Саналып үтелгән барлык җәрәхәт очраклары 16 нчы июль көне белән теркәлгәнен билгеләп үтәргә кирәк.
Бер төркемле бәхетсезлек очрагы 14 нче июльдә Яр Чаллының ГАУЗ РТР БСМПда булып узган. Авыруны Казанга алып барган вакытта, трассаның 954 нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә шәфкать туташы белән машина йөртүченең сәламәтлекләренә зыян килә.
Бу атнада үлем белән тәмамланган очраклар күзәтелмәгән.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү бара.