Террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны көчәйтү максатыннан Сарман муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйрәнү тренировкасы уздырылды. Профилактик чара Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Росгвардия вәкилләре белән берлектә үткәрелде.
Тренировкаларның максаты – шартлаткычка охшаган шикле предметка тап булганда учреждение хезмәткәрләренең тотышын кабатлау. Шулай ук чара кысаларында террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча чираттагы инструктаж үткәрелде.