2019 елдан Татарстан Республикасы территориясендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты тормышка ашырыла. Проект кысаларында Татарстан гаиләләре беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле айлык түләүне алалар.
Тәтеш районыннан Зайкиннар гаиләсендә 2022 елның маенда Оксана исемле кыз туа. Гариза биргән вакытта 20 яшьлек Наталья Зайкина әле студент булган, июнь аенда ул белем турында диплом алган. Натальяның ире Виктор урманчылыкта эшли. Зайкиннар гаиләдә сабый тууга бик шат. Гаилә пары әйтүенчә, акча ярдәме аларга чыгымнарны капларга һәм балага кирәкле әйберләр алырга булыша.
Беренче балага түләүне күпфункцияле үзәктә, теркәлү урыны буенча республика матди ярдәм үзәге бүлегендә яки электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә мөмкин. Айлык акча ярдәме балага өч яшькә кадәр күрсәтелә. Түләү суммасы 2022 елга Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы күләменә – 11 476 сумга тигез.