Бүген Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып үтте. Бу көнне эшсез калган һәм яңа эш урыннары эзләүче гражданнарга "Контакт" ҖЧҖ үзенең вакансияләрен тәкъдим итте.
Оешманың вәкаләтле вәкиле чарага килүчеләр өчен 100дән артык вакантлы эш урыны күрсәтте. Ярминкәгә 14 кеше килгән иде.
Бу көнне ярминкәгә килгән һәркем оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре белән аралашып, кызыксындырган сорауларына җаваплар таба алды.