Яр Чаллыда "Бөтен гаилә белән - балыкка" дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткәннәр

2013 елның 19 июле, җомга

Яр Чаллыда урнашкан "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре "Әтилэр союзы" республика иҗтимагый оешмасының Яр Чаллыдагы бүлеге белән берлектә "Бөтен гаилә белән - балыкка" дип исемләнгән фотоконкурс игълан итттеләр. Ул 16 нчы июльдә башланып китте.

Оештыручылар барлык шәһәр халкын әлеге күңелле бәйгедә катнашырга чакыралар. Моның өчен бары тик онытылмаслык итеп үткәрелгән балык тоту вакытында төшкән фотоны союзотцов.рф  сайтына җибәрергә кирәк. Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр өчен бер искәрмә: фотода нәкъ менә барлык гаилә белән үткәрелгән ял вакыты күренүе шарт.

Конкурс 16 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Фотолар исә 10на чаклы кабул ителәчәк.

Бәйгедә җиңүчеләр интернет аша тавыш бирү юлы белән сайланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International