Казанның «Солнечный» үзәгенең 2 тернәкләнүчесе «Абилимпикс» призерлары булды

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Татарстан җыелма командасы Мәскәү шәһәрендә узган «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионат финалында гомумкоманда зачетында 2нче урын яулады.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре белгечләре һәм тернәкләнүчеләр дә гомуми эшкә үз өлешләрен керттеләр.

Әйтик, Казанның «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән «Абилимпикс» финалына берьюлы ике реабилитант – Степанидин Глеб һәм Зарипов Камал узды, алар «Ресторан сервисы» компетенциясендә 2 һәм 3 урыннарны алды.

Глеб, «Солнечный» тернәкләндерү үзәге белгечләре әйтүенчә, кызыксынучан һәм иҗади кеше. Тернәкләнү вакытында ул төрле түгәрәкләргә һәм студияләргә йөргән. Аерым алганда, «Алтын куллар» студиясендә Глеб ресторан сервисына өйрәнде. Малайның уңышларын күзәтеп, педагоглар Глебны «Абилимпикс» чемпионатына җибәрү турында карар кабул итте. Глеб төбәк этабын җиңел итеп узып, ярышлар финалында 2 урынга лаек булды.

Егет чемпионатта киләсе елда да катнашырга җыена. «Мин икенче урынга шат, әмма киләсе елда алтын, һичшиксез, минеке булачак», – дип ышандыра Степанидин Глеб.

«Солнечный» үзәгенең икенче реабилитанты Камал – иҗади яшь кеше. Укудан буш вакытларында егет спорт секциясендә шөгыльләнә, шулай ук гитарада уйный. Камал тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча дәресләрдә ресторан сервисы белән танышкан. Махсус «Абилимпикс» өчен малай зур әзерлек үтте, тырышлык куйганга финалда өченче урын алды.

Глеб та, Камал да Кузьмичева Кәүсәрия Галиәхмәт кызы җитәкчелегендә чемпионатка әзерләнделәр. Педагог малайлар белән шөгыльләнгән, киңәшләр биргән һәм малайларның мотивациясен күзәткән.

«Безнең малайлар искиткеч сәләтле. Без алар белән бик горурланабыз. Алар, һичшиксез, бу премиягә лаек. Хезмәтне яраткан кеше югары нәтиҗәләргә ирешәчәк. Глеб һәм Камал өчен без бик шат, аларга уңышлар телибез!», – диде Кәүсәрия Галиәхмәт кызы.

Исегезгә төшерәбез, «Абилимпикс» чемпионаты финалы 28 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр узды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы данын 13 кеше яклады, шуларның сигезе призлы урыннарга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International