«Астра» тернәкләндерү үзәгендә экологик десант эше

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре территорияне кышка әзерлиләр. Агачлар һәм куаклар киселде, чәчәк түтәлләре коры үләннән чистартылды. Ата-аналар катнашында клумбада җир йомшарттылар.

Алабуганың актив халкы хәйрия нигезендә учреждение территориясендә күпьеллык үсентеләр утыртты.

«Территорияне төзекләндерү – ул участокның матурлыгы, уңайлыгы һәм функциональлеге генә түгел, ә балаларны экологик тәрбияләү өчен яңа мөмкинлекләр дә», – дип билгеләп үтә үзәк хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International