Татарстанда беренче бала туу (уллыкка алу) сәбәпле 25,5 меңнән артык гаилә айлык түләү ала. Бу республикабыз «Демография» илкүләм проектында катнашканга күрә мөмкин булды. Илкүләм проектның «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» региональ проекты кысаларында гаиләләр беренче балага түләү алалар.
Ютазы районыннан Ләйсән һәм Вадим Алимбәковлар 2022 елның августында улы Айдан туганнан соң түләү алу өчен гариза яздылар. Республика матди ярдәм үзәге белгечләре яшь гаиләгә түләүне рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәк булуын аңлаттылар.
«Акчага без бала өчен кирәкле барлык әйберләрне сатып алабыз: кием, аслыклар, туклану. Дәүләт ярдәме белән баланы үстерү күпкә җиңелрәк», – ди Ләйсән Алимбәкова.
Исегезгә төшерәбез, беренче баласы туган гаилә дәүләт хезмәтләре порталында яки теркәлү урыны буенча республика матди ярдәм үзәге бүлегендә айлык акчалата түләү алу өчен гариза яза ала. Түләүләр бала өч яшькә җиткәнче бирелә. Финанс ярдәме суммасы 11 476 сум тәшкил итә. Бу 2022 елга Татарстанда балалар өчен яшәү минимумының күләме.