Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

3 ноябрь көнне 10:00 сәг. 16:00 сәг. кадәр Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шәһәрнең сәнәгать комплексы эш бирүчеләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра.

Килүчеләр ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очрашу, вакансияләр турында мәгълүмат алу, эшкә урнашу юнәлешен алу мөмкинлегенә ия булачак. Ярминкәдә шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча мәшгульлек хезмәте белгечләре белән консультацияләр оештырылачак.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе В.И. Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексы (Копылов ур., 2а) һәм «Чулпан» мәдәни үзәге (Җиңү проспекты, 48а) базасында узачак.

Ярминкәләр турында тулырак мәгълүматны (843)562-48-16, (843)562-48-33 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин.

Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International