28 октябрьдә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «2019-2025 елларга Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау» ярдәмче программасы кысаларында тормышка ашырыла торган гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологларының «Мин – кеше» социаль навигаторын сынап карау һәм гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәл барышында комплекслы үзәк психологлары октябрь башында узган «Уен үзенчәлеге аша балигъ булмаганнарны коррекцияләүнең һәм тәрбияләүнең яңа формалары» дигән республика семинарының презентация материалын тәкъдим иттеләр, бүлек эшчәнлегенә өстәл уенын кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Катнашучылар яңа социаль практиканың методологиясен һәм инструментариен тикшерделәр, аны төрле девиация һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, аларны криминаль субкультураларга тартуны профилактикалау эшендә куллану мөмкинлекләрен карадылар.