Бүген аутистик спектрдагы тайпылышлары булган затларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча вебинар узачак

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Идел буе тикшеренү медицина университеты «Безнең кояшлы дөнья» Балачак инвалидларны тернәкләндерү үзәге» АКБО белән берлектә вебинарлар сериясен оештыралар. Аутистик спектрдагы тайпылышлары булган кешеләрнең үзенчәлекләре белән бәйле темалар һәм сораулар буенча фикер алышу планлаштырыла.

27 октябрьдә 18.00 сәгатьтә белгечләр өчен вебинар узачак. Темасы – «Аутистик спектрдагы тайпылышлары булган кешене кабул итү үзенчәлекләре. Эффектив үзара бәйләнеш формалары. Югары функцияле форма аутистик спектрдагы тайпылышлары булган затларны нәтиҗәле укыту һәм эшкә урнаштыру тәҗрибәсе».

Чарада катнашу бушлай. Теркәлү өчен сылтама: https://us06web.zoom.us/meeting/register/tZUrc-igrjsiHtR3e9Bhh-rGpcfnf39SBG45.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International