Чүпрәле районында яшәүче хатын-кыз социаль контракт ярдәмендә шәхси хуҗалык оештырган

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Татарстанда социаль контракт нигезендә дәүләттән ярдәм алган авыл халкы үз тәҗрибәләре һәм уңышлары белән уртаклаша. Чүпрәле районыннан Лилия С. шәхси хуҗалыкны оештыруга социаль контракт төзеде һәм контракт кысаларында бүлеп бирелгән акчага сыер сатып алды. Хәзер гаилә сөт сату белән шөгыльләнә.

«Шәхси хуҗалыкны үстерү өчен дәүләт социаль ярдәмен сорап мин 2022 елның маенда мөрәҗәгать иттем. Безнең хуҗалыкта инде ике сыер бар иде, тагын бер сыер сатып алдык. Сөтне сатабыз. Гаилә кереме шактый артты», – ди Лилия С.

Татарстан Республикасы Чүпрәле районының социаль яклау бүлеге белгечләре социаль контрактның нәтиҗәлелеге турында сөйли: гаилә дәүләт ярдәме белән керемнәрне арттыра алды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елда 536,4 млн сумга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме белән 14 меңнән артык татарстанлы файдаланган. Проектны гамәлгә ашыру киләсе елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International