Министрлык 2023 елга җитештерү календаре әзерләде

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2023 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.

Җитештерү календаренда 40-, 39-, 36- 35- һәм 24 сәгатьлек эш атналарында айларга, кварталларга, тулаем 2023 елга эш вакыты нормасы китерелгән, шулай ук шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булган биш көнлек эш атнасында эш һәм ял көннәре саны күрсәтелгән.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2009 елның 13 августындагы 588н номерлы боерыгы белән Атнага эш вакытының билгеләнгән дәвамлылыгына карап, билгеле бер календарь чорларына (ай, квартал, ел) эш вакыты нормасын исәпләү тәртибе расланган (алга таба – Тәртип).

Тәртип нигезендә, билгеле бер календарь чорларына эш вакыты нормасы шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ике ял көне белән биш көнлек эш атнасының хисап графигы буенча, көндәлек эшнең (сменаның) түбәндәге озынлыгыннан чыгып исәпләнә:

40 сәгатьлек эш атнасында – 8 сәгать;

эш атнасының дәвамлыгы 40 сәгатьтән ким булганда – эш атнасының билгеләнгән озынлыгын биш көнгә бүлү нәтиҗәсендә алына торган сәгать саны (мәсәлән,

39 сәгатьлек эш атнасында – 7,8 сәг.;

36 сәгатьлек эш атнасында – 7,2 сәг.;

35 сәгатьлек эш атнасында – 7 сәг.;

24 сәгатьлек эш атнасында – 4,8 сәг.).

Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясы).

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы һәм «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы законының 1 статьясы нигезендә (2016 елның 29 сентябрендәге 67-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы редакциясендә) Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көннәре булып саналалар:

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары;

7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме;

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;

9 май – Җиңү көне;

12 июнь – Россия көне;

30 август – Татарстан Республикасы көне;

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне;

Ураза бәйрәме;

Корбан бәйрәме.

Ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү башы туры килә торган көннәр Татарстан Республикасы Президенты карары белән билгеләнә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, 2023 елда Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү 21 апрель һәм 28 июнь көннәренә туры килә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көне туры килгән очракта, ял көне бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә (гыйнварның эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәреннән тыш). Шул ук вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте ял көннәрен, шул исәптән гыйнвардагы эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәреннән ике ял көнен, чираттагы календарь елындагы башка көннәргә күчерергә хокуклы дип каралган.

Шулай итеп, «2023 елда ял көннәрен күчерү турында» 2022 елның 29 августындагы 1505 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары нигезендә, хезмәткәрләрнең 2023 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан, түбәндәге ял көннәре күчерелә:

1 гыйнвар якшәмбедән 24 февраль җомгага;

8 гыйнвар якшәмбедән 8 май дүшәмбегә.

Алдагыларны исәпкә алып, 2023 елда Татарстан Республикасында ике ял көне булган биш көнлек эш атнасында эш көннәре саны 244 көн тәшкил итә, шул исәптән озынлыгы бер сәгатькә кыскартылган 6 эш көне (22 февраль, 7 март, 20 апрель, 27 июнь, 29 август, 3 ноябрь), ә ял көннәре саны 121 көн булачак, шул исәптән 18 эшләми торган бәйрәм көне.

2023 елда эш вакыты нормасы түбәндәгечә булачак:

40 сәгатьлек эш атнасында – 1946,0 сәгать

(40 сәг. : 5 көн х 244 көн - 6 сәг.);

39 сәгатьлек эш атнасында – 1897,2 сәгать

(39 сәг. : 5 көн х 244 көн - 6 сәг.);

36 сәгатьлек эш атнасында – 1750,8 сәгать

(36 сәг.: 5 көн х 244 көн - 6 сәг.);

35 сәгатьлек эш атнасында – 1702 сәгать

(35 сәг.: 5 көн х 244 көн - 6 сәг.);

24 сәгатьлек эш атнасында – 1165,2 сәгать

(24 сәг.: 5 көн х 244 көн - 6 сәг.).

Эш вакытының еллык нормасы, эш атнасының бүтән билгеләнгән дәвамлылыгы булганда, түбәндәгечә исәпләнә: эш атнасы дәвамлылыгы 5 көнгә бүленә, елга биш көнлек эш атнасы календаре буенча эш көннәре санына тапкырлана, килеп чыккан сәгатьләр саныннан ел дәвамында эшләми торган бәйрәм көннәре алдыннан эш вакыты кыскартыла торган сәгатьләр саны алына.

Күрсәтелгән тәртиптә исәпләнгән вакыт нормасы, билгеләнгән атнага эш атнасы вакытының озынлыгына карап, барлык хезмәт һәм ял режимнарына кагыла.

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр өчен 2023 елга җитештерү календаре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International