Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Екатерина Маланчева «Без бергә» программасы кысаларында «Минем дөньям – күңел көзгесе» дигән темага дәрес уздырды. Дәреснең максатлары эчке халәтне гармонизацияләү, ял итү, уңай фикерләү формалаштыру иде.
Катнашучылар үз хисләрен белдерү өчен сәнгать терапиясеннән «Минем герб» күнегүен башкардылар. Организмны позитив уйлар белән баету өчен «Нәкъ менә бүген» күнегү ясалды. Шулай ук ата-аналар текст белән белешмәлек һәм күнегүне көндәлек кабатлау өчен киңәшләр алдылар.
Очрашу ахырында эмоциональ киеренкелекне бетерү, көчләрне торгызу өчен медитация үткәрелде. Йомгак ясаганда катнашучылар үз хисләре турында сөйләделәр һәм дәрес эмоциональ киеренкелекне бетерергә, тискәре уйлардан арынырга һәм уңай фикер йөртүгә ирешергә ярдәм итте диделәр.