«Актив озын гомерлелек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 24 октябрьдә «Җылы очрашулар» клубының төркемле дәресе узды, анда 5 өлкән кеше һәм «көмеш» волонтер катнашты. Бу клуб Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе базасында эшли.
Очрашу башында бүлекнең шәфкать туташы клубта катнашучылар белән организмны савыктыруга, аның адаптив мөмкинлекләрен арттыруга юнәлдерелгән физик культура буенча дәрес үткәрде.
Үзәк психологы «Өлкәннәрнең психосоматик авыруларын профилактикалау» дигән төркемле дәрес оештырды. Уен формасында катнашучылар үзләрен тәкъдим итәргә өйрәнделәр, үзләренең психологик ресурсларына анализ ясадылар, визуализацияләү һәм аутотренинг техникаларын үзләштерделәр. Психологик эш шәхеснең саклаучы көчен арттыруга, конструктив шәхес сыйфатларын көчәйтүгә һәм активлаштыруга, стрессны җиңү күнекмәләрен үзләштерүгә ярдәм итте.