Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ир-атлар модасы кичәсе оештырылды. Чараны социаль хезмәтләр алучы Рамил Кәлимуллин үткәрде.
Теманы да дөрес сайладылар – галстук бәйләү. Һәр ир-ат үзенә муен яулыгын сайлап алды. Рамил Кәлимуллин дусларына яулыкларны ничек бәйләргә кирәклеген күрсәтте. Шуннан соң фотога төштеләр, катнашучылар аның белән рәхәтләнеп туганнары һәм дуслары белән уртаклаштылар.
Белгеч Наталья Котова сүзләренчә, учреждениедә мондый чараларны еш үткәрергә тырышалар. Шуның аркасында социаль хезмәт алучылар пөхтә һәм матур итеп киенергә өйрәнә. Нәтиҗәдә, аларның үз-үзләренә хөрмәте арта, алар бер-берсе белән активрак аралаша һәм әйләнә-тирә дөнья белән кызыксына башлый.